ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Нәүрүз бәйрәме була

23 март 2017, 11:37

Казанда Нәүрүз бәйрәме була Татарстан халыклары ассамблеясе Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясе матбугат хезмәте җиткерә.

Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан кайбер илләрдә озын яллар бирелә.

Татарстан халыклар ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, милли традицияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итү мөмкин булачак.

Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыкларының Дуслык йорты тарафыннан оештырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10