ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләчедә мәктәп автобусларына техник карау уздырылды

23 март 2017, 15:00

Теләчедә мәктәп автобусларына техник карау уздырылды Әлеге чара елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә.

(Теләче, 23 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Узган шимбәдә район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларына техник карау уздырылды. Әлеге чара елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә. Бу көнне дә җиде төрдән, 66 пункттан торган категория буенча автобусларның техник яктан төзеклегенә бәя бирелде, дип яза "Теләче" газетасы.

Район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларын тикшерү барышында аеруча тормоз системасының, яктырту җиһазларының һәм тәрәзә чистарткычларның төзеклеге игътибарга алынды.

Моннан тыш, таулы урыннарда тору өчен тәгәрмәч астына куела торган каршылыкларның, аптечкаларның булу-булмавына, запас ишекләрнең төзеклегенә зур игътибар бирелде. Боларның барысын да исәпкә алып, “Таттехконтроль” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге техник-эксперты Илһам Гобәев һәр автобусның төзеклеген бәяләп, баллар куеп барды. Аның игътибарыннан бер генә җитешсезлек тә читтә калмады. Авария очрагында иске модель автомобильләр тәрәзәләрендә авария резиналары, яңаларында тәрәзәне вату өчен чүкечләр кирәклеге дә әһәмиятле таләпләрнең берсе.

Шунысы сөенечле, мәктәп автобуслары паркы ел саен яңарып тора. Мәсәлән, 2016 елда әлеге парк өр-яңа өч “Форд-транзит” автобусына баеса, быел аңа “Газель” автомобиле дә өстәлде.

Техник карау вакытында шулай ук шоферларның хезмәтен бәяләгәндә юл-йөрү кагыйдәләрен бозу-бозмавы, ремонт чыгымнары, ягулыкны сак тоту кебек критерийлар да исәпкә алынды.

Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән. Буочракта  авттобусның нинди маршрут буенча йөргәне күренә. 16 автобусның 9ы мәктәп автобусы. Бүген тахограф куелуы да зур әһәмияткә ия. Әлеге эш 100 процент күләмендәбашкарылган, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10