ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара юлчылары республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты

22 март 2017, 20:00

Кукмара юлчылары республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты Командага "Татавтодор" җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевның рәхмәте белдерелде.

(Кукмара, 22 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Арчада "Татавтодор" җәмгыяте хезмәткәрләре арасында узган һөнәри осталык буенча республика конкурсында кукмаралылар да катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә ун команда алты номинациядә көч сынашты. Алмаз Габидулин, Илһам Гыйләҗев, Олег Садовников, Равил Салиховлардан торган "Кукмара" юл ремонтлау-төзелеш участогы командасы "Автомобиль юлларының торышы буенча яхшы бригада" номинациясендә икенче урынны алды. Егетләргә "Татавтодор" җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевның рәхмәте белдерелде. Команданы конкурска мастер Фәннүр Галиәхмәтов әзерләде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10