ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Путин мөфти Таҗетдин белән мөселман өммәте эшчәнлеге турында сөйләште

22 март 2017, 08:12

Путин мөфти Таҗетдин белән мөселман өммәте эшчәнлеге турында сөйләште Ил башлыгы Россиянең дини конфессияләре вәкилләре белән даими аралашуын дәвам итә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Кичә Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән илнең мөселман өммәте эшчәнлеге мәсьәләләре хакында сөйләшкән. Бу турыда ил башлыгы матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков хәбәр итә.

«Россиянең дини конфессияләре вәкилләре белән даими аралашуын дәвам итеп, Президент Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдинне кабул иттте», - ди матбугат сәркәтибе.

«Мөселман өммәте эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре хакында сүз барды», - дип өсти ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10