ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәтлеләр йөзү буенча республика ярышларында җиңүгә ирештеләр

22 март 2017, 09:00

Әлмәтлеләр йөзү буенча республика ярышларында җиңүгә ирештеләр Анда 200 ләп спортчы җыелган иде. Шуларның 30 ы әлмәтлеләр.

(Әлмәт, 22 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Йөзү буенча Лениногорскида Р.Р.Шакиров истәлегенә узган республика ярышларыннан әлмәтлеләр җиңү белән кайтты, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Анда 200 ләп спортчы җыелган иде. Шуларның 30 ы әлмәтлеләр. Ангелина Неклюдова, Реналь Нәҗипов, Илдар Сәгыйдуллин, Владислав Корчагин, Валерия Хохлова төрле стильдә йөзүдә беренче урын алдылар. Гафаров Булат, Приходько Елизавета, Солдатова Виктория, Хурамшин Тимур көмеш медальгә лаек булдылар. Бронзаны Белоусов Никита, Хөсәенов Ралиф, Шилинский Алексей, Игнатов Егор яулады. Эстафета йөзүендә дә әлмәтлеләр сынамады. Ике беренче, II һәм III урыннар алдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10