ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Мәдәният

Әлмәттә кышны озатып, язны каршыладылар

21 март 2017, 23:00

Әлмәттә кышны озатып, язны каршыладылар Нәүрүз - Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме.

(Әлмәт, 21 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә кышны озатып, язны каршыладылар. Нәүрүз – Яңа елны каршылау бәйрәме буларак төрки халыкларда елның иң зур вакыйгасы булса, бездә аны күбрәк кышны озату чарасы кебек кабул итәләр.

Мартның егермеләре җитеп, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Нәүрүз дип сөйли башласак та, бик сирәгебез генә бу бәйрәмнең асылын белә. Нәүрүз - Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме.

Үзәк паркта узган бәйрәмгә төрле милләт халыклары җыелган иде.

- Безнең өчен Нәүрүз – иң изге һәм көтеп алынган бәйрәм. Әле аны каршыларга бер атна кала без өйдә бодай утыртабыз. Ул шытып чыккач, аны өстәл түренә куеп, бәйрәм табыны җыябыз. Милли ризыкларның берсе - хәдич, киптерелгән җиләк-җимештән долма әзерлибез. Табын артына туганнарны чакыру – иң изге гадәт. Яшьләр соңыннан учак ягып, ишегалдында милли уен оештыра, - дип сөйләде бәйрәмгә килгән Аиша Мертизаде. – Биредә Нәүрүзне алай зурлап уздырмасалар да, без аны гаиләбез белән туганнар янәшәсендә нәкъ менә шулай оештырабыз. Без әзербайҗаннар өчен төп вакыйгаларны берсе ул.

Сәхнәдән авыл мәдәният йортлары коллективлары әзерләгән җырлы-моңлы тамаша кызган мәлдә, паркның бер башында балалар өчен уеннар барды. Спорт ярышлары да әлмәтлеләр күңеленә хуш килде. Тамашачыларны традицион “Карга боткасы” белән сыйладылар, мәйданда күңелле аниматорлар йөрде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10