ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Татарстанлыларның хезмәт хакы арткан, әмма реаль керем кимегән

21 март 2017, 14:05

Татарстанлыларның хезмәт хакы арткан, әмма реаль керем кимегән Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 30,4 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 процентка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 процентка кимегән.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республиканың Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 процентка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 процент булган.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь караенда яшәүчеләргә бирелүен билгеләп үтте Илдар Халиков.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10