ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте

21 март 2017, 07:00

Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды.

(Актаныш, 21 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте, дип яза район басмасы.

Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатлары белән балалар арасында оештырылды ул.

Биредә район буенча 10 балалар бакчасы, 5 - башлангыч, бер урта мәктәптән барлыгы 16 эш тәъдим ителде.

Бәйгенең шарты буенча, милли кием кигән кыз бала чиккән кулъяулыгын егеткә тапшыру күренешен күрсәтте.

Җиңүчеләр һәм призерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары 5-8 сыйныф укучылары арасында аерым билгеләнде.

Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10