ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗе көрәшчеләре “Район батыры“ исеменә бил алышты

19 март 2017, 22:00

Әгерҗе көрәшчеләре “Район батыры“ исеменә бил алышты Бәйгедә Кадыбаш мәктәбе командасы – беренче, Исәнбай – икенче, Әгерҗе өченче урын алды.

(Әгерҗе, 19 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Соңгы елларда районда көрәшкә игътибар сүлпәнәю нәтиҗәсендә, Тәбәрле, Тирсә, Кырынды кебек авылларда да бил алышучылар саны кими. Ә менә Тугызбуй төбәгенә кергән Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләктә тренер Рәшит Садыйковның, шушы җирлекләрдәге авыл башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров, Исәнбайда туып-үскән район Советы депутаты Илфат Ямалиев тырышлыгы, аларның көрәшчеләрне һәрвакыт үсендереп торуы нәтиҗәсендә көрнәшчеләр саны артканнан-арта бара, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Бу уку елында гына да Тугызбуй төбәгендә икенче көрәш бәйгесе инде бу. Көз көне яшүсмерләрне Кадыбаш мәктәбе кабул иткән булса, кичә алар Исәнбайга җыелдылар. Үзләре генә түгел, Көчек һәм Әгерҗедән дә яшьтәшләре килгән иде.

– Ярышка 20 көрәшче алып килергә була иде, автобус бирмәделәр. Ярый әле, шушы ярышларның мөһимлеген аңлаучы әти-әниләр бар. Икенче елын гына көрәш секциясенә йөрүче Аяз Йосыповның әтисе Айнур үз машинасында өч көрәшчене алып килде. Көчектән тренер Альфред Сабирҗанов шәкертләре белән Россия чемпионатына китү сәбәпле, аның көрәшчеләре дә әтиләре белән килгәннәр, – ди балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рамил Шәрәфетдинов.

Көрәшчеләрнең бәйгегә сусаганнары сизелеп тора. Бер-берсенең нинди алымнар кулланып көрәшкәннәрен кызыксынып күзәтәләр, башкалар ясаган хаталарны кабатламаска тырышалар, матур алымнар күрсәтәләр. Бәйге генә түгел, яңа дуслар табу, рәхәтләнеп аралашу да бу алар өчен.

– Көрәшчеләр үз казанында гына кайнап үсә алмый. Аларга менә шундый ярышлар кирәк. Элек-электән “бер ярыш ун тренировканы алыштыра“ дигәннәр. Бәйгеләр узып тормаса, көрәшченең күңеле дә үсми, алар шөгыльләнми дә башлый, – ди тренер Рәшит Садыйков.

Әнә шулай, 60лап көрәшче бил алышты бу көнне келәмдә. Иң кечкенәсе Аяз Йосыповка нибары 9 яшь кенә иде. Араларында 9 сыйныфны тәмамлап читтә укучылар да бар. Алар да ярышка дип махсус кайтканнар. Чаллыда укучы Алмаз Сундуков белән Рәсүл Садыйков дәресләрдән соң да тренировкага йөрүләрен әйтеп сөендерделәр.

Кадыбаштан бертуган Нияз–Айдар Закировларның бик матур алымнар күрсәтеп көрәшкәннәрен сокланып күзәттек. Алар да, Исәнбайдан Рузил Сундуков, Булат Хуҗин, Руслан Идрисов, Илнар Ганиев, Алмаз Сундуков, Кадыбаштан Марсель Вахитов, Илсаф Дәүләтшин, Рузил Хаҗиев, Әлфис Сибатов, Әгерҗедән Ранель Кәримов, Көчектән Дәниф Галиуллин үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны алдылар. Ә “Район батыры“ исеменә кечкенәләр арасында Илсаф Дәүләтшин, зурлардан Айдар Закиров лаек булдылар. Бу көрәшчеләр икесе дә – Кадыбаш мәктәбе укучылары. Бәйгедә Кадыбаш мәктәбе командасы – беренче, Исәнбай – икенче, Әгерҗе өченче урын алды.

Көрәшне оештыручылар җиңүчеләрне Мактау грамоталары, медальләр, премия, абсолют батыр һәм командаларны Кубоклар белән бүләкләделәр, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10