ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кызы Башкортстанда узган чибәрләр бәйгесендә җиңү яулады

19 март 2017, 11:44

Казан кызы Башкортстанда узган чибәрләр бәйгесендә җиңү яулады Уфада узган «Һылыуҡай-2017» Республика матурлык бәйгесендә Гран-прига лаек булган кызның исеме билгеле булды.
(Казан, 19 март, «Татар-информ). Уфада узган «Һылыуҡай-2017» Республика матурлык бәйгесендә Гран-прига лаек булган кызның исеме билгеле булды. Ул – Уфадан Земфира Байдәүләтова. Республиканың иң чибәр кызына энҗе белән бизәлгән таҗ бүләк иттеләр.
 

 
Казаннан Инза Иделбаева беренче урынны яулады. Оренбургтан Зилия Агишева һәм Балтач районыннан Юлиана Әмирҗанова икенче урынны бүлеште. Нефтекамадан Алинә Гильметова, Салават районыннан Диана Шөгаепова һәм Белорет районыннан Әдилә Алибаева өченче урынга лаек булды.
 
 
Финалчыларның барысына да конкурсның иганәчеләре тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр – Төркиягә юллама, зәркән һәм мех эшләнмәләре тапшырылды.
 
 
Бәйгенең финалына барлыгы 16 кыз чыкты. «Һылыукай» Республика конкурсы – Россиядәге шундый бай тарихы булган бердәнбер милли проект, дип яза «Башинформ».
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10