ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә яшь әниләр декрет ялында акча эшлиләр

19 март 2017, 08:00

Әгерҗедә яшь әниләр декрет ялында акча эшлиләр Кемдер чәч кисә, тырнак ясый, курчак тегә...

(Әгерҗе, 19 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә кайбер яшь ханымнарның декрет ялында утырганда да үзләренә шөгыль табып, шуннан азмы-күпме керем алалар, дип яза район басмасы.

Кечкенә бала тәрбияләү бик күп вакыт һәм тырышлык таләп итсә дә, аннан тыш кер юу, өй җыештыру, ашарга әзерләү кебек мең төрле мәшәкате булса да, күңел кушкан эшкә булдырам дип тотынган һәм аннан үзенә рәхәтлек алган гүзәл затларга ничек сокланмыйсың инде?! Аннан соң Хөкүмәт түләгән бала пособиесенә генә яшәү дә җиңел түгел. Өйдә утырсаң да матур киенәсе, чәч-тырнакны тәрбияләп йөртәсе килә. Соңгы елларда зур шәһәрләрдә генә түгел, Әгерҗедә дә декрет ялында утырып акча эшләү юлын табучылар күбәйде. Кемдер чәч кисә, тырнак ясый, курчак тегә, торт пешереп сату да модада хәзер. Репетиторларга да сорау зур. Кыскасы, өй мәшәкатенә генә чумып, бөтен игътибарны балага гына биреп түгел, декрет ялын да файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырырга була икән. Бу – хатын-кызлар өчен бертөрлелектән качу, төшенкелеккә бирелмәү, үзеңне кирәксез итеп тоймау ысулы да.

Әгерҗедә яшәүче Энҗе ЗАРИПОВА ике яшьлек кызы Алинәне ялгызы үстерә. Фатир “снимать“ итеп яшәүче Энҗе бала тапканчы ук акча эшләү юлын эзли. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыручы бу ханым декретка чыгуга Ижауга йөреп тырнак ясау курсларында укый. Кызы туып бер ай узуга әлеге шөгыльгә тотына.

– Дәүләт биргән тугыз мең сум пособиегә генә тормышны алып барып булмаганлыгын башта ук аңладым. Фатирга түләргә генә сигез мең сум акча кирәк иде. Шуңа үземә берәр шөгыль табарга дигән максат куйдым. Дөрес, мин инглиз теле укытучысы буларак, репетитор булып эшләргә дә мөмкинлек бар иде. Мәктәп эшеннән аз булса да тын алыйм дип тырнак ясау белән шөгыльләнә башладым, – ди Энҗе.

Кызына 1,5 яшь тулып пособие түләү туктатылганнан соң Энҗенең төп керемен тырнак ясаудан эшләгән акча тәшкил итә.

– Әлбәттә, көне буе әлеге шөгыль белән генә утыра алмыйм. Клиентларны иртәнге сәгатьләрдә һәм төштән соң кабул итәм. Ә калган вакытта бөтен игътибарны кызыма бирәм, – ди Энҗе.

Әгерҗедән Гөлия КАМАЛТИНОВА да бер яшьлек улы белән декрет ялында утыра. Яшь әни тортлар ясап сату белән шөгыльләнә.

– Мин – белгечлегем буенча да технолог. Укып бетерү белән кияүгә чыктым да, Әгерҗедә төпләнергә туры килде. Ә биредә үз һөнәрем буенча эш табалмадым. Шуннан уйладым да тортлар ясый башладым. Улым Риназ тугач та бу шөгылемне ташламадым, – ди Гөлия.

Теләк булса, вакыт табарга була дигән фикердә Гөлия. Ул улы көндез йоклаган арада тортның камырын пешереп куя. Ә кич белән аны бизәү эшенә керешә икән.

– Ә башка чакта мин гел улым белән. Аның белән уйныйм да, саф һавага да чыгам, өйдәге эшләрне дә башкарырга өлгерәм, – ди Гөлия.

Авыл хатыннары гомер-гомергә кул кушырып утыруны белмиләр инде. Декретка чыгып рәхәтләнеп бала гына үстерермен дигән әниләргә дә тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә кайчак. Абзар тулы малын карыйсы, утызар сутый бакчасын үстерәсе, балаларын тәрбиялисе һәм башка вак-төяк эшләрне башкарасы бар аның.

Кичкетаңда яшәүче Фәйрүзә МӘХМҮДОВА – дүрт бала әнисе. Иң олы кызлары Динара икенче сыйныфта укый. Гөлназ быел беренчегә барырга җыена. Гүзәлгә – өч, Гөлнарага әле бер генә яшь тула икән. Декрет ялында Фәйрүзә ханымның бер көн булса да ял иткәне бар микән?!

– Ике сыер, кәҗә сөтен сатып ай саен керем алабыз. Әле абзарда бозауларыбыз да бар. Тавык йомыркасы сатып эшләгән акча да кирәк-ярак алырга ярап куя. Зур теплицабызда җәй башында ук кыяр өлгерә. Аны да сатабыз, – ди Фәйрүзә.

Менә шулай, ялкау булмасаң, өйдә утырып та гаиләңне туендырырлык акча эшләргә мөмкин икәнлеген дәлилли декрет ялында утыручы әниләр. “Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, иң мөһиме, балаларыбыз бернигә мохтаҗ түгел“, диләр алар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10