ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кризис Төркиянең экспортка карашын үзгәртте

18 март 2017, 15:30

Кризис Төркиянең экспортка карашын үзгәртте Россия белән икътисади санкцияләрдән соң, Төркия үз товарларын Белоруссиягә чыгара башлады.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). РоссиягәТөркия товарларын кертүне чикләү төрек компанияләренең игътибарын Белоруссия һәм Украина базарларына юнәлтте, дип яза “Анадолу” агентлыгы.

Төркиянең һава чикләрен бозган Россия самолетына бәйле вакыйгалардан соң, РФ 2016 елның 1 гыйнварыннан әлеге илдән җиләк-җимеш, яшелчә, ит, шул исәптән тавык һәм күркә итенә импортны туктаткан иде. Бу исә Төркия авыл хуҗалыгы продукциясенең эчке базарында продукциянең артып китүенә китерде. Нәтиҗәдә Төркия Белоруссия белән хезмәттәшлекне көчәйтте.

Төркия статистика институты (TÜIK) мәгълүматларына нигезләнеп, “Анадолу" агентлыгы 2015 елда Россиягә кертелгән помидор бәясенең  258,8 миллион долларны тәшкил иткәнлеген, ә 2016 елда мондый керемнең булмавын билгеләгән. Шул ук вакытта Белоруссиягә 2016 елда помидор чыгару биш тапкырга арткан, ягъни 7,9 миллионнан 42,4 миллион долларга кадәр күтәрелгән.

Узган елда Россиягә Төркиядән виноград, груша, җир җиләге һәм кыяр да кертелмәгән.

Белоруссиядә, киресенчә, әлеге чорда виноград экспорты 363,5 процентка кадәр артып, 25,6 миллион долларны тәшкил иткән.Бу илгә кыяр сату да 64 процентка кадәр артып, 3,7 миллион доллар булган.

Бер ел элек Беларусиягә 412 мең долларлык виктория җиләге һәм 227,8 мең долларлык груша кертелгән.

Шулай ук әгәр 2015 елда Төркиядән Россиягә 35,3 миллион долларлык гранат кертелсә,, узган ел экспорт 8,3 миллион долларга кадәр кимегән. Белоруссиядә исә ,киресенчә, бу саннар 7,2 тапкырга арткан, ягъни 2 миллионнан 14,4 миллион долларга.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10