ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Талантлы балалар, йолдыз саналган эстрада җырчысына ияреп, тавышын боза – Миңгол Галиев

18 март 2017, 15:42 , Фото: Рамиль Гали

Талантлы балалар, йолдыз саналган эстрада җырчысына ияреп, тавышын боза – Миңгол Галиев Татарстан халыкларының Дуслык йортында “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты үтте. Кичәне "Татар-информ" онлайн трансляцияләде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшьләр үсешенә эстраданың тәэсире зур, аның түбән төшүе талантлы балаларыбызга зур зыян китерә - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев шундый фикердә. “Яшьләрнең тавышлары матур, материал яхшы, әмма йолдыз булып саналган эстрада артистларына ияреп башкаручылар пәйда була башлады”, - дип борчылуын белдерде «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзасы, күренекле педагог “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең гала-концерты башланыр алдыннан.

Гала-концерт "Дулкыннар"

Искәртеп үтәбез, кичә Татарстан халыкларының Дуслык йортында “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты үтте. Быелгы бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде. Бәйгенең финалында 1000нән артык бала катнашып, 80 нән артык балага лауреат исеме бирелде. Гран-прины Арчадан Таһир Кәримов алды.

Бәйгенең гала-концертын "Татар-информ" онлайн трансляцияләде.

Миңгол Галиев: “Бәйгедә 160 лап музыкаль номер бар иде. Мондый бәйгеләрдә, мөмкинлек булса, җиңүчеләрне тагын да күбрәк билгеләргә кирәк. Мин гомер буе әйтәм – фестиваль ул спорт түгел, анда бөтен баланы бәяләргә кирәк. Бәйгегә катнашкан баланы бәяләү - аның җитәкчесенә дә, ата-анасына да хөрмәт ул. Бер баланы да игътибарсыз калдырмыйсы иде”, - ди.

Миңгол Галиев “Дулкыннар” республика күләмендәге бу мәдәни чараны бәйге генә түгел, бәйрәм дип саный. “Татар шәхесләренә багышланган фестиваль - сәнгатебезне күтәрү өчен бик кирәкле бәйрәм. Яшьләребезнең Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларын башкаруы игътибарга лаек. Бу бит бүгенге шау-шулы җырлар түгел, эчтәлекле җырлар, алар - классика. Балаларыбыз, бу җырларны башкарып, эстрадага үрнәк күрсәтәләр”, - ди. Шулай да эстраданың талантлы яшь буынга кире тәэсире барлыгын әйтеп, борчылуын белдерә. Шуңа да Миңгол Галиев шагыйрьнең йөрәктән чыккан фикерен әйтеп бирә алган нәфис сүз остасының Гран-при алуын бик табигый дип саный.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10