ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләчедә Равилә Шәйдуллинаның "Ялантауга ай кунган" исемле китабы тәкъдим ителде

18 март 2017, 02:00

Теләчедә Равилә Шәйдуллинаның Кичәдә Равилә ханымның авылдашлары һәм Алан урта мәктәбе укучылары актив катнашты.

(Теләче, 18 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Күптән түгел Казанда яшәүче якташыбыз, Алан авылы тумасы, шәхси эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллинаның яңа “Ялантауга ай кунган” дип исемләнгән китабы дөнья күрде дип хәбәр ителә район басмасында.

Моңарчы без Равилә ханымны балалар шагыйрәсе буларак белсәк, бу әсәре аша без аны прозаик буларак ачтык.

Шушы уңайдан район үзәк китапханәсендә яңа китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Авыл китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы булган кичәдә аның балалар өчен язылган шигырьләре укылды, районыбыз үзешчәннәре Илсур Шәйдуллин, Флүзә Галәвиева һәм Әлфия Поташовалар тарафыннан музыкаль сәламнәр ирештерелде. Кичәдә Равилә ханымның авылдашлары һәм Алан урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Соңгылары балалар өчен язылган шигырьләрдән тыш, яңа китап нигезендә театраль өзек тә әзерләп килгән иде.

Равилә ханым очрашуга дуслары шагыйрә Асия Юнысова, шәхси эшмәкәр Миләүшә Сәләхетдинова белән кайткан иде. Алар да очрашуда алган тәэсирләре белән уртаклашып, Равилә ханымга иҗади уңышлар теләделәр, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10