ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән суды Әйшәдәге законсыз төзелгән биш йортны сүтәргә дигән карар чыгарды

18 март 2017, 00:01

Яшел Үзән суды Әйшәдәге законсыз төзелгән биш йортны сүтәргә дигән карар чыгарды

Кырык сутый җирдә 20 йорт урнашкан.

(Яшел Үзән, 18 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Корылмаларны законсыз дип тануны сорап судка Әйшә җирлеге башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән иде, дип яза район басмасы.

Яшел Үзән суды кырык сутый җирдә 17 чегән йортын законсыз дип табу һәм аны сүтү турында Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетыннан кергән искны карый башлады.

Беренче утырыш җавап бирүченең яклаучысы материалларны өйрәнү өчен вакыт соравы аркасында булмый калды. Искка ярашлы рәвештә, авыл җирлегенең башкарма комитеты әлеге корылмаларның шәһәр төзелеше закончалыгын, СНиПны, санитар-эпидемиология нормаларын боза дип исәпли.

Кырык сутый җирдә 20 йорт урнашкан. Шуларның өчесе рәсми төстә, рөхсәт нигезендә төзелгән. Калган 17се - рөхсәтсез. Судта җавап тотучы барысын да закон белән эшләргә әзер икәнлеген белдерә, әмма моның өчен авыл җирлеге аларга җирне бүлеп яки сатып бирегә тиеш.

Судта җавап тотучы сүзләренә караганда, ул берничә тапкыр җир мәсьәләсен хәл итәргә маташып караган, әмма эше барып чыкмаган. Ул шулай ук йортларның биредә 15 елдан бирле торуын һәм моңа кадәр аларга беркемнең дә "кагылганы булмавын" әйтә.

Әгәр җир мәсьәләсе хәл ителә икән, җавап тотучы барысын да закон буенча эшлим, ди.

Яшел Үзән суды әле бер генә искны карап, бәхәсле 17йорттан 5сен сүтәргә дигән карар чыгарды. Якын көннәрдә калганнарының да язмышы хәл ителәчәк, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10