ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районы Югары Чегодайда яшәүче “ялганчы” штраф түләячәк

17 март 2017, 23:00

Чирмешән районы Югары Чегодайда яшәүче “ялганчы” штраф түләячәк Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, “Ашыгыч ярдәм”, электрчылар, газчылар барган.

(Чирмешән, 17 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, “Ашыгыч ярдәм”, электрчылар, газчылар барган. Тик әлеге чакыру ялган булып чыга. Болай тупас шаяручының эзенә төшкәннәр, хәзер аңа штраф җәзасы яный, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

-Моннан тыш, янгын сүндерү машиналарын быел өч тапкыр кузгаттык: Шешминкада ут өйнең түбәсенә, верандасына зыян салды, Лашманда абзар янды, Иске Сережкинода янгын өйнең эчке ягын яраксыз итте. Беренче ике очракта ут электрдан чыккан. Сүз уңаеннан, былтыр март азагына кадәр районда бер янгын да булмады, - ди янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Өйләрдә төзек булмаган электр җиһазларының, иске үткәргечләрнең, караучысыз калдырылган газ, электр мичләренең, плитә, көнкүреш техникасы, сүндерелмәгән тәмәкенең ут фаҗигасенә китерүен кабат искәртә янгын сүндерүчеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10