(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Хезмәт табибка Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминаллары, “Электрон Татарстан” инфоматлары, мобиль кушымта аша язылырга мөмкинлек бирә. Санап үтелгән мөмкинлекләрдән иң популяры – электрон чират терминалы, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Хезмәт популярлыгының уңай мисалы булып Республика клиник онкологик диспансер тора. 2017 елның 2 ае эчендә аның медицина мәгълүмати системасында лаборотор һәм диагностик тикшерүләргә 320 мең тапкыр язылганнар. Тикшерү мәгълүматларының барысы да “Татарстан электрон сәламәтлек саклау” системасындагы электрон медицина картасына юнәлтелә.
Табибка электрон язылу инде берничә ел иң ихтыяҗлы хезмәтләр исәбендә кала. Узган елда республика халкы бу мөмкинлектән 11,4 миллион тапкыр файдаланган.