ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының Бәркәтә авылы киленнәре каенаналарына хат юллаган

17 март 2017, 04:00

Чирмешән районының Бәркәтә авылы киленнәре каенаналарына хат юллаган Бәйгедә катнашучыларга авылдашлары Димхамәт Сөнгатуллинның да шәхси бүләкләре бар иде.

(Чирмешән, 17 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган “Ягез әле, әниләр!” бәйгесе узды, дип яза район басмасы.

“Әни, ничек хәлләрең, авырмыйсыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?!” – дип, киленнәр ирләренең әниләренә шундыйрак эчтәлектәге кайгыртучан, сагыну хаты яздылар. бу бәйгенең бер биреме иде.

Бу көнне сәхнәгә өч әни: мәктәп укытучысы Элиза Абдуллина, авыл китапханәсе мөдире Әлфия Сөләйманова, ФАП санитаркасы Гөлшат Кашапова чыкты. Жюри аларга унике төрле бирем әзерләгән. Бәйгедә катнашучылар спектакль дә уйнап күрсәтте, шигырь, хат та яздылар, чуваш, рус, кавказ халыклары биюләрен башкардылар, рәсем ясадылар.

Нәтиҗәдә, җиңүче буларак, кыйммәтле бүләккә - утюгка Элиза ия, өстәвенә жюри аны “Иң нәзәкатьле килен” дип тә атады, Әлфия – ”Иң нечкә билле ханым”, Гөлшат исә “Уңган хуҗабикә” буларак танылды.

Бәйгедә катнашучыларга авылдашлары Димхамәт Сөнгатуллинның да шәхси бүләкләре бар иде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10