ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Авыл

Зәйдә терлекчелек тармагында сакчыл җитештерүгә багышланган семинар узды

17 март 2017, 05:00

Зәйдә терлекчелек тармагында сакчыл җитештерүгә багышланган семинар узды Семинарның практик өлеше “Нива” товарлыклы-сөтчелек комплексында дәвам итте.

(Зәй, 17 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Сакчыл җитештерү- заман таләбе. Базарда конкуренция көчәя, кулланучының товар сыйфатына, хезмәт күрсәтүгә таләбе арта бару күп кенә предприятиеләрнең сакчыл үсеш юлына басуына китерә, бу үз чиратында эшне оештыру чаралары аша хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мөмкинлеге бирә. “Зәй шикәре”ндә “Сакчыл җитештерү” программасы 2012 елдан гамәлгә кертелә башлады. Моның өчен Lean Coaching компаниясе белгечләре җәлеп ителде. Ул җитештерү күләмен арттыру буенча эшләүче барлык зоналарда да берьюлы кулланылып, конкурентлыкка бирешмәү максатын алгы планга куйды. “Сакчыл җитештерү” программасы буенча эшләү, кайдзен-проектларны гамәлгә кертү предприятиегә 2014 - 2015 елларда 62 миллион 355 мең 290 сумлык экономия бирде. Хәзер сакчыл җитештерү район терлекчелек тармагына да үтеп керде, дип яза районның "Зәй офыклары"

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә эш процессы “Сакчыл җитештерү” программасы нигезендә алып барыла. “Нива” товарлыклы-сөтчелек комплексында район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, идарә белгечләре, агрофирма, бүлекчә җитәкчеләре, товарлыклы-сөтчелек комплекслары башлыклары, зообелгечләр, хисапчылар катнашында эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау технологиясе, терлекчелек продукциясе җитештерү һәм эш процессында энергия ресурсын саклауны гамәлгә кертү буенча семинар узды.

“Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры урынбасары Александр Цветков әлеге товарлыклы-сөтчелек комплексында бу программа буенча алып барылган эшчәнлек буенча мәгълүмат бирде. Бу уңайдан Краснодар өлкәсендәге уңай мисалны китереп, аның буенча видеоязма күрсәтелде.

-Һәр эш көне биш минутлык киңәшмә белән башлана, анда үткән эш көнендәге җитешсезлекләр яки уңышлы алымнар билгеләнә, аларны күз уңында тоту таләбе куела. Программа буенча беренче чиратта һәр эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, тәртип алга куела, аннан кайдзен-проектларга зур игътибар бирелә, эш процессын җиңеләйтүгә юнәлтелгән проект авторларын акчалата бүләкләү карала, - ди Александр Цветков.

Киңәшмәдә әлеге программаны гамәлгә кертүче «Альта Дженетикс» фирмасы вәкилләре чыгышы да анда катнашучыларда кызыксыну уятты.

Семинарның практик өлеше “Нива” товарлыклы-сөтчелек комплексында дәвам итте. Зәй районында бүгенге көндә тәүлегенә 76,8 тонна сөт җитештерелә. Бер сыерга тәүлеклек савым 15,7 килограм тәшкил итә. Районда иң күп сөт «Нива» ширкәтендә җитештерелә: бер сыердан тәүлегенә 22 килограмм сөт савыла. Семинарда катнашучыларга сыерларны ашату һәм карау технологиясе, үрчем алуны оештыру һәм бозаулар карау, яшь терлекләрне асрау, терлекчелектә Сэлэкс, ДаirbComr программаларын гамәлгә кертү гамәлдә күрсәтелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10