ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче районында яшәүче Сәкинә Нәбиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

17 март 2017, 03:00

Теләче районында яшәүче  Сәкинә Нәбиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Юбилярны туган көне белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тәбрикләделәр.

(Теләче, 17 март, "Татар-информ", "Теләче",  Раил Рәшитов).  Күкчә авылында гомер кичергән, хәзер Теләче авылындагы кызлары гаиләсендә яшәүче Нәбиуллина Сәкинә Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип яза район басмасы.

Юбилярны туган көне белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев тәбрикләделәр. Алар шулай ук Сәкинә әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын да тапшырдылар.

Сәкинә әби Тәмте-Мәтәскә авылында туып үсә. Авыр сугыш чорларында аңа, 15 яшьлек үсмер кызга, башка яшьтәшләре һәм олылар белән бергә бик күп нужалар күрергә, бик күп авыр эшләрне җиң сызганып башкарырга туры килә.

Балык Бистәсеннән язгы былчыракта җәяүләп биштәр белән симәнә ташулар, олылар белән бер рәттән урман кисүләр - берсе дә калмый.

1955 елда ул Тәмте-Мәтәскәдән ерак түгел урнашкан Күкчә авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Гарәфетдин абый белән бер ул, бер кыз тәрбиялиләр алар. Әмма Сәкинә апаның пар канаты бик иртә сына, ире Гарәфетдин абый белән 14 ел гына торып калалар, 1968 елда ул вафат була. Шуннан соң 30 елдан артык каенана-каенаталарын тәрбияләп гомер кичерә.

Бала хәсрәтен дә күрергә туры килә Сәкинә әбигә. Улы Габделбәр яшьли вафат була.

Сәкинә әби гомере буе фермада терлек караучы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Ул бүгенге матур тормышка шөкер итеп, шатланып гомер кичерә, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10