ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара республикабызның сөт короле булырга тиеш - Марат Әхмәтов

16 март 2017, 22:00

Кукмара республикабызның сөт короле булырга тиеш - Марат Әхмәтов Хезмәт алдынгылары слеты котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

(Кукмара, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районында узган алдынгылар бәйрәмендә үз эшенең остасы булган 111 кешене сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Араларында җитәкчеләр, белгечләр, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка тармакларда хезмәт куючылар, эшмәкәрләр бар иде. Бу санны 10-15кә тапкырласаң да бик урынлы, чөнки иң-иң яхшылар һәр оешмада, предприятиедә җитәрлек һәм аларның уртак тырышлыгы белән ел әйләнәсе районыбызда эш кайный, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Күпмилләтле районыбызда бер гаилә булып, тыныч гомер кичерәбез, һәр тармакта җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнәбез. Барлык дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла, яңа объектлар сафка баса. Күп тармаклар буенча республика рейтингында беренче бишлектә барабыз. Ләкин бу әле безгә тынычланырга җирлек бирми, алда тагын да зуррак бурычлар тора. Авыл хуҗалыгында да уңышларыбыз бихисап, ә хәзер без тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерүне максат итеп куябыз, - диде үз чыгышында район башлыгы Сергей Димитриев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та чыгышын терлекчеләргә рәхмәт сүзләре белән башлады:

-Слетка иң беренче чиратта 200 тонна сөтегез өчен хөрмәт йөзеннән килдем. Килгәндә Вахитов исемендәге хуҗалыкка сугылып чыктым. 50 мең гектар җире булган хуҗалыкта көнгә 52 тонна сөт савалар. Искитмәле бит бу! Татарстанны Рәсәйнең сөт короле дип йөртәләр, ә кукмаралылар Татарстан күләмендә шушы титулны алу өчен тырышырга тиеш. Чөнки артыгыздан үкчәгезгә басып килүчеләр бар. Киләчәктә дә без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Кукмарада тәвәккәл, кәсепле халык яши. Үзегезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә союз таралган 90нчы елларда да аякта басып кала алдыгыз, - диде ул.

Котлаулар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Җирле талантларыбыздан тыш, "Казан егетләре" группасының да чыгыш ясавы тантанага ямь өстәде, диелә район хәбәрендә. Җырлары да күңелгә ятышлы булды шул – Кукмарабыз турында иде ул...


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10