ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

М.Гафури исемендәге башкорт драмтеатры “Идел-Буа-Урал” фестивалендә моноспектакль күрсәтте

16 март 2017, 15:09

М.Гафури исемендәге башкорт драмтеатры “Идел-Буа-Урал” фестивалендә моноспектакль күрсәтте 12-23 март көннәрендә Буа шәһәрендә "Идел-Буа-Урал" театр фестивале үтә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кичә “Идел-Буа-Урал” театр фестивале сәхнәсендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры “Әлифбадан бер чебеш” моноспектаклен (А.Кивирякх пьесасы) күрсәтте.

Спектакльдәге бердәнбер геройны – Мәүлит ролен Башкортстанның халык артисты Алмаз Әмиров башкара.

Театрның бу спектакле «Мельпомена Таврии» (Херсон, Украина, 2013), «Арт-соло» ( Владикавказ, Төньяк Осетия, 2013); «MENAS» (Паневежис, Литва, 2014), «Молодой театр» (Петрозаводск, Карелия, 2014) Халыкара театр фестивальләрендә катнашкан.

Бүген фестиваль сәхнәсендә – “Вторая смерть Жанны Д`Арк” спектакле белән И.А.Гончаров исемендәге Ульян драмтеатры.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10