ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә дини музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Спорт

Чаллыда мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча IX Берләштерелгән турниры узачак

16 март 2017, 09:13

Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда җиңүче турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә.

(Чаллы, 16 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Хәлил Шәрипов).  Чаллыда мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча IX Берләштерелгән турниры узачак.  Ул быел 9 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак.

Узган ел татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 20 шәһәр районыннан һәм Башкортостаннан 81 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 12 спорт мастеры көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда җиңүче турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Әлмәт районы вәкиле спорт мастеры Руслан Нургалиевка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны Балтач районы командасы яулады. 

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша ала, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10