ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә наркоманиягә каршы көрәш дәвам итә

15 март 2017, 00:01

Әлмәттә наркоманиягә каршы көрәш дәвам итә Әлмәт наркология диспансерында узган ел наркотик матдәләр кулланучы 678 кеше исәптә торган.

(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә наркомания һаман да көн кадагында торган кискен проблемаларның берсе булып кала бирә, дип яза Әлмәт таңнары" газетасы.

Әлмәт наркология диспансерында узган ел наркотик матдәләр кулланучы 678 кеше исәптә торган. Наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия утырышында наркология диспансерның баш табибы Сирень Халиков искәрткәнчә, наркоманнарның күпчелеген 30-49 яшьлекләр алып тора – 607 кеше. Әфьюн кулланучыларның 58 е 25-29, 4 есе 18-24, 9 ы 50-55 яшьлекләр. Әмма болар бары тик исәпкә куелучылар гына. Безнең районның 100 мең кешегә туры килгән авырулар саны буенча күрсәткече республиканыкыннан 27,8 процентка артыграк. Узган ел беренче тапкыр наркомания белән авыручы 16 кеше теркәлгән. Профилактик күзәтү астына алынучылар саны 478 кеше тәшкил итә. Законсыз әйләнештә йөрүче әфьюнның күпчелеген үсемлек һәм мәктән кулдан ясалган матдәләр алып тора. Узган ел студентлар катнашында моның белән бәйле авыр җинаятьләр дә теркәлгән. Быел наркоконтроль бүлеге 36 җинаять ачыклаган. Законсыз әйләнештә булган наркотиклар өлкәсендәге җинаятьләре өчен 25 кеше җаваплылыкка тартылган. Административ хокук бозучыларга карата 124 беркетмә төзелгән. Шуың 81 е әфьюн кулланган өчен, дип яза район газетасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10