ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәтле әнисен шаманнардан коткарырга тырышкан

15 март 2017, 03:00

Пенсионер ханымның акчалары беткәч, ул кызын банктан кредит алганда поручитель булырга чакырган.

(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә һәм соңгы вакытта әнисенең холкы сәер булуын әйтә, дип яза район басмасы.

Ана кеше таныш булмаган кешегә ярдәм итәм дип туганнарыннан зур суммаларда бурычка акча ала. Полиция хезмәткәрләре сораштыра башлагач, башта ул берни дә сөйләргә теләми. Аннары гына телеканал аша көн саен “савыктыручыларны” каравын сөйләп бирә. Ә “телешаманнар” бушка эшләми. Пенсионер ханым, үз акчалары беткәч, кызыннан 104 мең, улыннан 60 мең сум сорап ала. Баксаң, ул башта үз сәламәтлеген “ныгыткан”, аннары кызының тормышын җайга салырга уйлаган. Бу ике ярдәм аңа 18 һәм 32 мең, җәмгысе 50 мең сумга төшкән. Аннары ставкалар арта барган – оныгының сәламәтлеген ныгыту өчен ул 49 мең сум күчергән. Өстәвенә контрагент “савыктыру йоласын” бары тик Испаниядә генә башкарырга мөмкин булуын әйткән. Пенсионер ханымның акчалары беткәч, ул кызын банктан кредит алганда поручитель булырга чакырган. Шуннан сож кызы полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10