ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россия Эчке эшләр министрлыгы илкүләм стандартлар исемлеген әзерләде

14 март 2017, 11:53

Россия Эчке эшләр министрлыгы илкүләм стандартлар исемлеген әзерләде Яңа таләпләр юлдагы мөмкин булган чокыр үлчәмен күрсәтә: чокыр-чакырның озынлыгы – 15, киңлеге – 60, тирәнлеге – 5 сантиметрдан артмаска тиеш.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы һичшиксез үтәлергә тиешле стандартлар (ГОСТ) һәм төзелеш норма-кагыйдәләре (СНиПов) исемлеген әзерләде, дип хәбәр итә "Российская газета".

Беренче чиратта, бу юлларның сыйфатына һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына тәэсир итү нормаларына кагыла. Яңа ГОСТлар юлдагы мөмкин булган максималь чокыр үлчәмен күрсәтә: чокыр-чакырның озынлыгы –15, киңлеге – 60, тирәнлеге – 5 сантиметрдан артмаска тиеш.

Әлеге карар җимерек юлларда һәлакәтләр саны күп булу белән бәйле. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2016 елда 71,5 мең юл-транспорт һәлакәтендә, турыдан-туры булмаса да, урам-юлларның төзек булмавы сәбәпче. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 13,5 процентка артыграк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10