ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Чирмешәндә бокс буенча турнир узды

14 март 2017, 06:00

Чирмешәндә бокс буенча турнир узды Турнирда Чирмешән командасы җиңүче булса, Төмәннән килгән кунакларыбыз - икенче, Яр Чаллы боксчылары өченче урынга чыкты.

(Чирмешән,14 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә бокс буенча турнир узды, дип яза район басмасы.

Михаил Яманов, Роман Степченко, Анатолий Тарабрин әнә шулай осталык күрсәтеп, безнең район командасының беренче урынга чыгуына үзләреннән аеруча зур өлеш керттеләр. Көндәшләр  - республиканың шәһәр-районнарыннан тыш, бәйгегә Ульяновскидан, Самарадан, Төмәннән үк яшь спортчылар килгән. Барлыгы 11 команда, 85 катнашучы. Шулар арасыннан 30 алтын медальнең 12се, 30 көмешнең 9ы – безнең спортчылар “трофее”.

Турнирда районыбыз өчен “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә караган, Николай Емельянов җитәкчелегендә шөгыльләнүче утызлап малай һәм кыз, яшүсмер сынашты. Ивашкинолылар Станислав Кудряшов, Артем Емельянов, Александр Апалаев, Роман Степченко, Михаил Яманов, Күтәмәдән Константин Меркурьев, кадетлар мәктәп-интернатыннан Анатолий Тарабрин үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр.

Бу көнне рингта кызлар да чыкты. Безнекеләрдән Ариадна Емельянова, Дарья Дякону, Ольга Андреева, Инна Андреева, Анастасия Иванова – үз тиңнәре арасында беренчеләр.

Турнирда үз үлчәү категорияләрендә ивашкинолылар: Анжелика Антонова, Иван Толстов, Максим Апалаев, Иван Гаврилов, Василий Ляляков, Күтәмә мәктәбеннән Любовь Уляшкина, Влад Зорин, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Александр Кобылин икенче урын яуладылар.

Турнирда Чирмешән командасы җиңүче булса, Төмәннән килгән кунакларыбыз - икенче, Яр Чаллы боксчылары өченче урынга чыкты.

Бу турнирны ачу тантанасына Татарстан Бокс федерациясенең көньяк-көнчыгыш бүлеге президенты, якташыбыз Сергей Игнатьев та кайткан иде, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10