ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә кышны озаттылар

14 март 2017, 01:00

Әгерҗедә кышны озаттылар Әгерҗедә “Кировское“ ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде.

(Әгерҗе, 14 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗедә “Кировское“ ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде. дип яза район басмасы.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты бәйрәмдә. Борынгыдан калган куышлы, итек ыргыту, кәлүш киеп йөгерү, кар көртенән сикерү уеннарында халык аеруча активлык күрсәтте. Ә балаларның ат чанасында йөргәнен күрсәгез иде... Шәһәрдәшебез Марат Кунгуров Юлия кушаматлы атын бәйрәмгә дип махсус бизәп алып килгән иде.

Яз белән Кыш тартышканда әкият геройлары да ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, Кышка барыбер бирешергә туры килде. Ул, Язга уңышлар теләп, саубуллашырга мәҗбүр булды.
Бәйрәмгә килүчеләр саф һавада хуш исле үләннәр салынган чәй, тәм-томнар белән сыйландылар .

Клара Безбородова җитәкчелегендәге “Кировское“ ТОСы һәр бәйрәмне шәһәрдәшләр күңеленә хуш килерлек итеп үткәрә. Кышны озату бәйрәмен уздыруга алар инде Пасхага әзерләнә башладылар, диелә район хәбәрендә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10