ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында Тәнзилә һәм Сәетгали Сәлаховларның алтын туен билгеләп үттеләр

14 март 2017, 04:00

Әлки районында Тәнзилә һәм Сәетгали Сәлаховларның алтын туен билгеләп үттеләр Сәлаховлар дүрт кыз, бер малай үстерәләр.

(Әлки, 14 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районы ЗАГС бүлегендә Тәнзилә һәм Сәетгали Сәлаховларның алтын туен билгеләп үттеләр, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр. 

Сугыш чоры балалары алар. Иң дәһшәтле елларда сабый гына булсалар да, ил өстенә төшкән афәт җиңү белән тәмамлангач та әле малай белән кыз үскән гаиләләр нужаны, җитешмәүчелекне тулысынча кичерә. Шуңадыр, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп, сабыр, түземле булып үсәләр.

Тормыш елдан-ел рәтләнә бара, Сәетгали белән Тәнзилә үсеп җитеп, яшьлекләренә аяк басалар. Шаулы яшьлекнең юлдашы мәхәббәт аларны гомерлеккә кавыштыра – 1967 елның февралендә егет белән кыз гаилә корып җибәрәләр.

Гомер дигәнең бик тиз үтеп китә икән ул. Быел Сәетгали ага белән Тәнзилә апа Сәлаховларның уртак тормыш белән яшәп китүләренә инде 50 ел тулган икән бит. Бергәләп үстергән 5 балалары киңәшләшкәннәр дә, әти-әниләренең алтын туйларын зурлап бәйрәм итәргә булганнар. Алар бу вакыйганы туган өйләре белән генә чикләмәгәннәр, район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итеп, тантанага әйләндергәннәр.

…Халык “алтын”, “бриллиант” дип бәяләгән туйларны болай зурлау гадәте әле туып кына килә. Әмма күңелгә ятышлы, рәхмәт хисе булән сугарылган мондый тантана өлкәннәр күңеленә бик тә хуш килә бугай. Менә Сәетгали абый белән Тәнзилә апаның йөзләрендә дә шатлык катыш горурлык хисләре чагыла иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина аларны матурлап бизәлгән урыннарга утыртты, олылап котлады һәм районның мактаулы гаиләләре китабында кул куюларын үтенде. Аннары яшьлекләрен искә төшереп Тәнзилә апа белән Сәетгали ага бер-берсенең бармакларына алтын балдаклар кигезделәр. Рифат Садыйков бу дулкынландыргыч минутларны “Пар балдаклар” җыры белән тагын да күркәмләндереп җибәрде.

Сәлаховлар дүрт кыз, бер малай үстерәләр.

–Балаларыбыз тәртипле булды, кечкенәдән кул арасына кереп, йорт эшләрендә булышып үстеләр. Инде үзләре гаиләле, шөкер, бер кушылганнары белән әйбәт кенә яшиләр. Безнең инде тугыз оныгыбыз бар, – дип сөенечен яшерми сөйли Тәнзилә апа. Балалары кайсы кая таралса да, әти-әниләрен гел кайгыртып торалар икән. Демидовкада яшәүче Разияләре бигрәк тә.

Сәетгали абый белән Тәнзилә апа Яңа Салманда ихтирамлы, үрнәк гаилә. Аларның бөтен гомере хезмәт белән үткән: Сәетгали абый терлекчелектә эшләгән, Тәнзилә апага төрле хезмәт башкарырга туры килгән. Аларны котлап, җирлек советы секретаре Фәнзилә Шәрәфиева болай диде:

–Илле ел гомер сезнең өчен бер көндәй үтеп киткән. Яныгызда менә сезнең өчен өзелеп торучы балаларыгыз, оныклар; бүген тормышыгыз җитеш. Шушы матур тормышның рәхәтен күреп озак яшәсәгез иде!

Балалары да берәм-берәм котладылар әти-әниләрен. Уллары Илдусның, күңеле тулыптыр инде, күзьләре яшьләнде, сүзен әйтә алмый торды. Кызлары Рәмзия белән Разия рәхмәт әйттеләр, ә Румия белән Рамилә хисләрен шигырьләр сөйләп белдерделәр. Оныклар да әби-бабайларына бүләк әзерләгәннәр – бер ансамбль булып, “Дәү әни-дәү әти янәшәсендә кабат кияү белән кәләш!” дип җырлап күңелләрне күтәрделәр.

Мондый тантаналы бәйрәмнәр әле безнең өчен яңалык булса да, ЗАГС хезмәткәрләре аларны матур итеп, күңелгә ятышлы итеп үткәрә беләләр. Аларга мәдәният йорты үзешчәннәре дә булыша. Бу юлы да шулай булды: тантананы Эльвира Зыятдинова тәэсирле итеп алып барды, Рифат Садыйков җырлары белән бизәде. Билгеле, шулай хөрмәтләүгә Тәнзилә апаның да, Сәетгали абыйның да бик күңеле булды. Олыгайган көннәрдә шундый кадер-хөрмәткә бик тә лаек бит алар, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10