ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләче районы Иске Җөри авылында кышкы Спартакиада узды

13 март 2017, 22:33

Теләче районы Иске Җөри авылында кышкы Спартакиада узды Кышкы Спартакиада Иске Җөри авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оешкан төстә узды.

(Теләче, 13 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Иске Җөри Авыл мәдәният йортында һәм аның алдындагы мәйданчыкта узган спорт бәйрәмендә авыл халкы, укучы яшьләр спортның өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат, шашка, аркан тарту кебек төрләрендә көч сынаштылар дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Бәйрәмнең иганәчеләре – Фәрхәт Борһанов, Тәбрис Галимбәков һәм Равил Насыйбуллинның матди ярдәме белән бәйрәмгә килүчеләргә казанда пешкән тәмле үзбәк пылавы, коймак һәм кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге тудырылды.

Соңыннан спорт ярышларында җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Кышкы Спартакиада Иске Җөри авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оешкан төстә узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10