ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният, Татар дөньясы

"Башкортстан" телеканалының яңа җитәкчесе: "Татар тапшыруларын әзерләү планлаштырылмый"

13 март 2017, 17:33 , Фото: www.mkset.ru

Рөстәм Зәрәфетдинов фикеренчә, компания эшендә күпмилләтлелек исәпкә алына.

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның халыкны хәбәрдар итү, республикадагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерү белән бәйле мөһим социаль иҗтимагый вазифа башкаручы эре медиахолдингын саклау һәм үстерү бурычы куела. Бүген "Башкортстан" телерадиокомпаниясенә генераль директор итеп билгеләнеп, коллективка тәкъдим ителгән Рөстәм Зәрәфетдинов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

"Максат һәм бурычлар һәрвакыт гади һәм көн кебек ачык инде алар. Башкортстанның, республикадагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерү белән бәйле мөһим социаль иҗтимагый функцияләр башкара торган эре медиахолдингын саклау һәм үстерү, шулай ук башкорт халкының теле, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү бурычы тора", - диде Рөстәм Зәрәфетдинов.

Яңа җитәкче татар тапшырулары әзерләү мәсьәләсенең якын киләчәктә күздә тотылмавын әйтте. Аның фикеренчә, Башкортстандагы күп милләтле халыкның ихтыяҗлары хәзерге вакытта болай да исәпкә алынган. "Башкортстан" телерадикомпаниясе" холдингына берничә телевизион канал һәм радиостанция керә. Радиостанцияләрнең берсендә татар телендә программа бар, шуңа күрә компания бу юнәлештә болай да уңышлы эшли дип уйлыйм", - дип белдерде ул.

Искәртеп үтик: Башкортостан җәмәгатьчелеге "Татар-информ" агентлыгына БСТ каналына карата фикерләрен җиткергән иде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10