ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Җәмгыять, Мәдәният, Татар дөньясы

"БСТ"да барлык милләтләргә тигез караш кирәк – фикерләр

13 март 2017, 16:59

Җәмәгать эшлеклеләре "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә җитәкчелек алышынуга бәйле рәвештә, каналга карата булган фикерләрен җиткерде.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “БСТ” телерадиокомпаниясендә яңа җитәкче Рөстәм Зәрәфетдинов үз вазифаларына кереште. Галим Якуповка алмашка килгән генераль директорны коллективка тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “БСТ”ның матбугат хезмәте.

Башкортстан телерадиокомпаниясендә үзгәрешләр булырмы? Җирле белгечләр нәрсә өмет итә? "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе шушы хакта фикерләрне белеште.

Тарихчы: "Республикадагы башка халыклар да үзләрен кимсенүле хис итмәскә тиеш"

Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков:

– Этнология белгече буларак, тапшыруларны аеру түгел, ә берләштерү рухында булуын телим мин. Башкортстанда бит татар, чуваш, мари һәм башка халыклар да яши. Алар турында да тапшырулар булсын иде. Тигезлек өчен мөмкинлекләрне табарга кирәк. Башка халыклар да республикада үз туган җирләрендә яшәгәннәрен тоеп, үзләрен кимсенүле хис итмәскә тиеш. Телеканалда күп кенә кирәкмәгән тапшырулар, ток-шоулар да бар, әллә нинди кинолар да күрсәтәләр. Халыкларны берләштерә торган тапшырулар булса, яхшырак булыр иде, диде.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, кайбер тапшырулар татар оешмаларында да еш кына борчу тудырган.

– Тарихчы, журналист Салават Хәмидуллин “Историческая среда” дигән тапшыру алып бара иде. Анда "татарлар яшәмәгән, башкортлар яшәгән" дип, булмаганны сөйләп, шулай үзара каршы китерү килеп чыга иде. Дөрес, бәлки, үзе дә белеп бетермидер. Мин мондый тапшыруларны киләчәктә уйлап эшләрләр дип өметләнәм, чөнки аның азаккы нәтиҗәләре безнең милләтара мөнәсәбәтләргә начар тәэсир итә. Күбрәк позитив, халыкларны берләштерә торган тапшырулар булсын иде. Шулай ук телеканалда моңарчы булган яхшы яклар да сакланыр, безнең өметләр акланыр дип ышанабыз, - диде ул.

Иҗтимагый оешма: "Безнең эшне яктыртканнары юк"

Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция Вафина:

– Безгә ачык чырай күрсәтеп, “БСТ”ның бер ярдәме дә тигәне юк. “Туган тел”не карыйбыз каравын, әмма аларның безнең эшне яктыртканы юк. Теләкләре дә юк кебек, без чакырган чараларга килмиләр дә алар. Нәрсә әйтәсең инде монда? Башка милләтләрнең, аеруча татарларның эшчәнлеген, иҗтимагый оешмаларның гына түгел, татар шәхесләре идарә иткән предприятие, авыл хуҗалыгы оешмалары эшен дә күрсәтсеннәр иде. Бер-береңнән күреп, гадәттә эш яхшыга бара бит. Минем теләгем шул. Бәлки, үзгәрешләр булыр, шуңа өмет итеп яшәбез.

Журналист: "Татар тапшырулары бетте"

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Мөнир Вафин “БСТ” ны карамавын әйтте. “Татар тапшырулары бетте анда, яхшы якка үзгәрешләргә өметем дә юк. Без анда татар редакциясе ачарга тырышып карадык, алар кушкач, сайлап алулар да үткәргән идек, ләкин беркайчан уртак фикергә килә алмадык. Чөнки хакимият тарафыннан ихтыяҗ юк. Ә халыкка сүз дә юк, кирәк.

Сәясәтче: "БСТ туган телен белүче олы буын башкорт һәм татарлар өчен мөһим мәгълүмат һәм күңел ачу чыганагына әверелде"

“Башкирские проекты” хәрәкәте җитәкчесе Илдар Киньябулатов “Уфимский журнал”га биргән интервьюсында, әгәр каналда ниндидер кардиналь негатив үзгәрешләр булса да, күпләр аны сизмәячәк тә дип белдергән.

“Әгәр федераль ММЧ һәм интернет, хәтта күрше төбәк ресурслары белән чагыштырсак та, республика массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән БСТның да, Башкортстанда абруе чикле. Әмма милли матбугат чаралары номиналь яшәү рәвешен дәвам иткәннән бирле, БСТ туган телен белүче олы буын башкорт һәм татарлар өчен мөһим мәгълүмат һәм күңел ачу чыганагына әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә җәмәгатьчелекнең бер өлешен холдинг белән кем җитәкчелек итәчәк дигән сорау борчый. Әгәр канал форматын үзгәртеп, милли контенттан баш тартса (эш шуңа таба бара кебек), җәмәгатьчелекнең зур өлеше мәгълүмати вакуумда калачак. Аннан яше 40 тан узган буын интернетка күчәргә мәҗбүр булачак. Әмма Интернетның милли сегментлары тулылануга әзерме соң? Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә сәләтле яхшы мәгълүмати һәм күңел ачу ресурслары бармы? Билгеле, юк. Эмбриональ хәлдәге башнет озак еллар игътибардан һәм олы буын ярдәменнән мәхрүм булып килде. Күрәсең, телевизор алар өчен мәңгелек булачагына ышанганнар.

Минемчә, яңа директор башкорт даирәсеннән булмавы түгел, ә аның “федераллар” вәкиле булуы һәм беркайчан милли каналда эшләмәве төп рольне уйный. Шәхсән мин, милли ММЧларны эзлекле ликвидиацияләү буенча бу процессларда ниндидер уңай якларны да күрәм. Ниһаять, шактый күп халык мәнфәгатьләре өстән яклану мөмкинлеге турында мифларга ышанудан туктаячак. Сезнең хокукларны кемдер якласын өчен, башта үзегез дә аларның кадерен белегез. Әгәр кешеләр шуны аңлый башласа, интернетның милли сегментлары һәм Интернет-ММЧ да үсешкә яхшы шанслар пәйда булачак.

Җәмәгать эшлеклесе: "Генераль директорга төп таләп - башкорт телен белү"

“Уфимский журнал”дагы язмада җәмәгать эшлеклесе, БСТ телеканалына нигез салучыларның берсе Салават Килдин болай дип әйтә:

"Башкорт иярченле телевидениесе һәм радиосы, нигездә, үз тапшыруларын башкорт телендә алып бара. Шуңа күрә БСТ генераль директоры вазифасына дәгъва итүчегә карата төп һөнәри таләпләрнең берсе – башкорт теле, башкорт халкы тарихы һәм мәдәниятен, халыкның гореф-гадәтләрен белү. Мондый белемнәр булмаса, бу вазифада эшләп булмый".

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10