ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Икътисад

Татарстан Россия-Төркия фондыннан инвестицияләр алуга йөз тота ала - эксперт

13 март 2017, 15:55

Татарстан Россия-Төркия фондыннан инвестицияләр алуга йөз тота ала - эксперт Халыкара белгеч Альберт Белоглазов Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның очрашу нәтиҗәләренең Татарстанга тәэсире турында җиткерә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). КФУның Халыкара багланышлар, дөнья сәясәте һәм чит төбәкләрен өйрәнү кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Белоглазов «Татар-информ» агентлыгында Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоганның очрашу нәтиҗәләренең Татарстан – Төркия проектларында нинди чагылыш табачагы турында фикерләрен җиткерде.

10 мартта Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасының үзара хезмәттәшлек советы утырышы кысаларында Россия Президенты Владимир Путинның Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуы узды.

Беренче чиратта инвестиция мәсьәләләре торды. Татарстан төрек инвестицияләренең 20 процентын алып тора, бу Россия төбәкләренә салынган 10 миллиард сумның 2 миллиарды Татарстанга туры килә дигән сүз. Биредә махсус икътисади зоналар зур урын тота. Инвестицияләр турында сүз барганда, авыл хуҗалыгы да искә алынган. Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе төрек бизнесын да кызыксындырырга мөмкин, дип белдерә эксперт.

Товар әйләнеше күләме буенча, Татарстан шактый калыша. Россия яхшы дип саналган елларда (2014 ел) Төркия белән товар әйләнешен 44 миллиард долларга җиткергән . 2015 елда исә бары 30 миллиард тирәсе, анысы да газ хисабына. Төркия күбрәк товар әйләнеше белән кызыксына һәм әлеге сөйләшүдән соң инвестицияләр сәүдә өлкәсенә юнәлдерелер, дип җиткерде фәннәре кандидаты.

Альберт Белоглазов якын арада Татарстанга төрек предприятиеләренә эшчеләр күпләп килер дип фаразлый. Татарстан һәм Төркия арасында авиарейслар артуы да көтелә.Туризм һәм эшлекле сәфәрләр шактый киңәер дип ниятләнелә.
Гомумән алганда, ике ил арасында шактый өлкәләрдә позитив үзгәрешләр көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10