ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Рөстәм Зәрәфетдинов “Башкортстан” телерадиокомпаниясе коллективына тәкъдим ителде

13 март 2017, 13:17

Рөстәм Зәрәфетдинов “Башкортстан” телерадиокомпаниясе коллективына тәкъдим ителде Яңа генераль директор иң мөһим бурыч итеп рейтингны күтәрүне атаган.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда “БСТ” телерадиокомпаниясе коллективына яңа җитәкче - Рөстәм Зәрәфетдиновны тәкъдим итәләр. Бу хакта “БСТ” матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коллектив белән аны Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Максим Михайлов һәм Башкортстан Республикасының Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов таныштыра.

Рөстәм Зәрәфетдинов чыгышында яңа вазифасында иң мөһим бурычы рейтингны күтәрү һәм мультиплексларның берсенә керү булуын билгеләп узган.

Рөстәм Зәрәфетдинов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның пресс-секретаре вазифасын башкарды. Аңа кадәр ул Бөтенроссия Дәүләт телерадиокоманиясенең Башкортстандагы филиалында баш редактор булып эшләгән иде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10