ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда терроризм турында ялган хәбәр бирүче хөкем ителде

13 март 2017, 06:00

Азнакайда терроризм турында ялган хәбәр бирүче хөкем ителде Суд аның элеккеге хөкем карарларын да исәпкә алып, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара.

(Азнакай, 13 март, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакайда терроризм турында ялган хәбәр бирүче хөкем ителде, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Азнакай шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек А. га карата дәүләт гаепләвен яклады. 2016 елның 15 ноябрендә ул аек булмаган хәлдә Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлегенең кизү частенә шалтырата һәм террорчыларның заложниклар алулары һәм күпкатлы йортны шартлатулары турында ялган хәбәр бирә.

Гражданин А. үз гаебен тулысынча таный. Суд аның элеккеге хөкем карарларын да исәпкә алып, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Җинаятьче аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10