ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы килә
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

Җәмгыять, Төп яңалыклар

12 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

12 март 2017, 21:00

12 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Казанга Сәмәрканд өлкәсе хокиме килде, республикада җепшек кар явуы көтелә, Равил Шәрәфиев татар сәхнәсенә кагылышлы кискен фикерләрен җиткерде.
Казанда бал-спорт биюе буенча ярышлар үтә/Биредә якынча 2500 пар (5000 спортчы) катнаша.
 
Казанга Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе хокиме Химмәт Окбутаев килде/Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
 
Зиннәтулла Билалетдинов тренер буларак ил чемпионатында 1000 матч уздырды/Әлеге санга тыныч карадым, диде уеннан соң "Ак Барс" командасының баш тренеры.
 
Татарстанда төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә/Алдагы көннәрдә республикада җепшек кар явуы көтелә.
 
Казанның Үзәк стадионында футбол кыры куркыныч хәлдә – Сергей Прядкин/Россия футбол премьер-лигасы моңа катгый җавап кайтарачак.
 
«Татар-информ»да «Дулкыннар» XII Республика конкурсы турында сөйлиячәкләр/Матбугат конференциясендә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
 
Равил Шәрәфиев: Татар сәхнәсенә җитди һәм фикерле драматургия әсәрләре җитми/Юк-бар әйбер куеп маташканчы, танылган классикларның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип саный артист.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10