ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

УНИКС баскетболчылары Санкт-Петербургның "Зенит" командасы белән очраша

12 март 2017, 14:45

УНИКС баскетболчылары Санкт-Петербургның Евгений Пашутин шәкертләре әлеге көндәшен беренче әйләнештә 11 очко аермасы белән откан иде.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Бүген УНИКС баскетболчылары үз мәйданында Бердәм лига чемпионаты кысаларында Санкт-Петербургның "Зенит" командасы белән очраша. Декабрьдә Санкт-Петербургта узган беренче әйләнеш уены 11 очко аерма белән УНИКС файдасына төгәлләнгән иде (95:84). "Баскет-холл"дагы бүгенге матч 18:00 сәгатьтә башлана.

Бу сезонда Бердәм лигада 18 уен уздырырга өлгергән "Зенит" командасы әле 3 мәртәбә генә җиңелүгә дучар булды. УНИКСтан тыш Василий Карасев җитәкләгән команданы Мәскәүдә атаклы ЦСКА һәм Санкт-Петербургта "Локомотив-Кубань" командалары гына ота алды. Шунысы да игътибарга лаек: "Зенит" быел үз тарихында беренче тапкыр ЦСКА командасыннан да өстен чыкты – үз мәйданында 90:77 исәбе белән отты.

Турнир таблицасында "Зенит" – өченче, ә 19 уенда 7 мәртәбә оттырган УНИКС бишенче баскычта бара.

"Зенит" – җитез, актив рәвештә һөҗүм итә торган команда. Безгә аларның лидерлары Сергей Карасев, Райан Тулсонны туктатырга кирәк. Ә кәрҗин астында Кайл Лендри куркыныч тудыра. Игътибарлы һәм бердәм команда булырга кирәк, "Зенит" ялгышларны кичерми", – дигән УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин клубның рәсми сайтында.

"Калган уеннар аеруча мөһим. Беренче өчлектә калырга теләсәк, җиңәргә кирәк. УНИКС – яхшы составлы, Евролигада уйный торган команда. Әйе, аларның уңышсыз матчлары күп булды. Шулай да алар яхшы баскетбол күрсәтә. Үз мәйданында алар тагын да көчлерәк", – дигән "Зенит"ның баш тренеры Василий Карасев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10