ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балтач авыл җирлекләрендә Кыш озату бәйрәмнәре бара

12 март 2017, 01:00

Балтач авыл җирлекләрендә Кыш озату бәйрәмнәре бара Әлеге чарада төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды.

(Балтач, 12 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Балтачта Кыш озату-Нәүрүз бәйрәмнәрен һәр авыл җирлегендә үткәрергә тырышалар. Балтач халкы эшли дә, бәйрәм дә итә белә, дип яза районның «Хезмәт» сайты.

Районыбызның кайсы авылында гына күңел ачып, спорт уеннары белән бергә ял итәргә яратмыйлармы икән?! Кайдадыр чана шуалар, кайдадыр җыелып чәй эчәләр, ә менә Смәел авыл җирлегендә гөрләтеп Кыш озату бәйрәме узган.

– Әлеге чарада төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Пешкән ризыклар һәм чәй белән балалар бакчасы коллективы, шашлык белән Рөстәм Зарипов гаиләсе авыл халкын сыйлады. Киләсе бәйрәмнәрдә дә шулай актив катнашсак иде, - диләр смәеллеләр үзләре үк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10