ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча халык фикере белән кызыксындылар

12 март 2017, 00:01

Азнакайда Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча халык фикере белән кызыксындылар Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

(Азнакай, 12 март, "Татар-информ" , “Маяк”). Быел, Иҗтимагый киңлекләр елында, Азнакайда киң күләмле эшләр башкару күздә тотыла: Нефтьчеләр урамы капиталь ремонт кичереп, тулысынча төзекләндереләчәк. Әлеге урамны Азнакай халкы нинди итеп күрә? Мәдәни үзәктә оештырылган очрашуда теләге булган һәркем катнашып, үз теләк-фикерен белдерә алды. Биредә Казан белгечләре – проектчылар, архитекторлар да катнашты, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

– Эшкә керешкәнче, башта халык фикерен беләсебез килгән иде, – ди команда модераторы Айрат Фәйзрахманов. – Чөнки мондагы территорияне ничек матуррак итәргә кирәклеген сездән дә яхшырак белүче юк: сез биредә яшисез, шул уңайлыклардан файдаланасыз.

Азнакайлылар төркемнәргә бүленеп, Нефтьчеләр һәм Хәсәншина урамнарын төзекләндерү буенча үз эскиз проектларын төзеде һәм аларны башкаларга тәкъдим итте.

Ә теләкләр байтак булды. Берәүләр агачларны күбрәк утыртырга кирәк дисә, коммунальчылар исә Нефтьчеләр урамына агачлар утырту белән килешмәде: кыш көннәрендә әлеге территорияне кардан чистартканда сынып бетәчәк дигән фикердә алар.

Торак-коммуналь хуҗалык тормагы вәкилләре Нефтьчеләр-Ленин урамы чатын киңәйтү яклы.

– Чат почмакларына нефтьчеләр, авыл хуҗалыгына багышланган архитектура формалары да урнаштырылсын иде, – ди төркем исеменнән чыгыш ясаган Руслан Мөгътәсимов.

Яшьләр – яшел дигән гыйбарәне инде күптән кулланылыштан төшереп калдырырга вакыт. Аларның уй-теләкләрен тыңлаганда әнә шундый фикер туды. Ник дигәндә, яшьләребез “кирәк” принцибыннан чыгып кына фикер йөртми. Барсы да уйланган һәм төгәл.

– Федераль казна бинасы каршын матурларга иде. Архитектура объектлары куеп, чәчәкләр утыртсаң, нинди күңелле булачак. Аннан берничә җирдә туңдырма сату урыны да кирәк, – ди яшьләр үзәге белгече Илдар Нәгыймов.

Яшьләр фотога төшәр өчен махсус фотозона да кирәк дип исәпли.

Күпчелекнең исә фикере уртак булды: ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар, чүп ташлау өчен махсус кәрзиннәрне күбрәк итәргә кирәк, велосипед, җәяүлеләр юллары, бушлай wi-fi зона, балалар бакчаларына килгән машиналарга туктау өчен урыннар... Арада скандинавия йөреше өчен махсус юл кирәк дигән фикер дә яңгырады.

Архитекторлар аларның барсын да исәпкә алырга вәгъдә бирде.

– Биредә туган ягының язмышына, аның киләчәгенә битараф булмаган кешеләрнең күп булуы сөендерә. Бу кадәр актив, “янып” торган кешеләрне әле бер генә район-шәһәрдә дә күргән булмады, – диде чараны йомгаклап проект авторы, архитектор Илдар Мирхазиянов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10