ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтнең 1нче лицей укучылары авыру балаларга акча җыйды

12 март 2017, 08:00

Әлмәтнең 1нче лицей укучылары авыру балаларга акча җыйды Концерт-ярминкәдә 50 мең сум акча җыелды.

(Әлмәт, 12 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Филүзә Хәмидуллина). «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында 1нче лицей тәүге тапкыр «Татнефть» компаниясе, социаль яклау идарәсе һәм «Лига» чыгарылышының хәйрия фонды белән берлектә хәйрия концерты белән ярминкә оештырды. Максатлары да изге – җыелган акча балалар церебраль параличы белән авыручылар өчен махсус җиһазлар сатып алуга тотылачак, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.

 Берничә атна элек үк лицейда ата-ана һәм укучылар өчен кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган. Кәгазьдән, баулардан, ленталардан ясалган һәм бәйләм эшләнмәләренең төрлелегеннән күзләр камашты. Нәни тамашачылар өчен фойеда рәсем түгәрәкләре дә эшләде. Ярминкәнең аш-су белән бәйле урыны кунакларга тагы да ошагандыр, мөгаен. Ата-аналар әзерләп килгән ризыклардан башлар әйләнде, чын-чынлап дуслар һәм шәһәрдәшләр җыенына әверелде ул.

 

 

– Күңелгә хуш килгән әйберләр бик күп булды. Өйгә кирәк-яраклар алдым, бүләк итәрлек кул эшләнмәләре дә шактый иде. Мондый акцияләрнең хәйриячелек белән бәйле булуыннан тыш, тагын бер уңай үзенчәлеге дә бар. Бәйрәмгә әзерләнгәндә ата-аналар, укучылар берләшә, яңалык ача, кулларына шөгыль таба, – диде әлеге ярминкә хакында дусларыннан ишетеп килгән Алсу Нәфыйкова.

- Ихластан акциядә чыгыш ясаган һәм катнашкан ата-аналарга, балаларга, әлеге идея белән чыккан татар-төрек лицее җитәкчелегенә район башлыгы исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә, – дип район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да үз чыгышында һәркемнең өлешен ассызыклады. – Әгәр син янәшәңдә изгелек булуын теләсәң, аны үзең эшли башла, дип язган үзенең көндәлекләрендә Лев Толстой. Әгәр халык өчен игелек кылу гадәти гамәлгә әверелсә, кешеләр йөзендә аерым бер нур бөркелә башлаячак. Без ярдәм итә алганыбыз өчен сөенеп яши башлаячакбыз. Нинди изге адым булуы мөһим түгел, бәләкәйме ул, тәүгеме – аның чын күңелдән булуы кирәк. Лицей-интернаттан үрнәк алып, мохтаҗ булучыларга ярдәм итүчеләр күбрәк булсын иде.

 Лицей укучылары әзерләгән концерт та югары дәрәҗәдә узды. Иң элек осталыктан бигрәк егетләрнең йөзләрендәге ихласлылык тамашага җылылык өстәгәндер. Төрек, инглиз, саф татар телләрендә җырлар-шигырьләр яңгырады. Милли биюләр дә сәхнәгә ямь өстәде.

 Залның тулы булуы (билет бәясе 200 сум иде), аш-су ярминкәсендә соңга таба бер генә ризык калмавы, кул эшләнмәләренең дә сатылып ук бетүе янәшәбездә киң күңелле һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булучыларның күп булуы хакында сөйләде. Киләсе елларга да мондый хәйрия концертларының булачагына ышандырып калды лицейлылар. Алардан үрнәк алып, башка уку йортлары да изге чаралар уздырачагын ирештерде.

Концерт-ярминкәдә 50 мең сум акча җыелды, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10