ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Пятигорскида 10 ел эзләүдә булган Казан кешесен тоткарлаганнар

11 март 2017, 16:10

Пятигорскида 10 ел эзләүдә булган Казан кешесен тоткарлаганнар Пятигорскида төнлә урамда патрульлек иткәндә, патруль-пост хезмәткәрләренең игътибарын яман сүгенгән кеше җәлеп иткән.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Пятигорскида төнлә урамда патрульлек иткәндә,  патруль-пост хезмәткәрләренең игътибарын яман сүгенгән кеше җәлеп иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь крае буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасы аша тикшерү барышында аның федераль эзләүдә булган 49 яшьлек Казан кешесе булуы ачыкланган. 2006 елда ир-атка карата кеше кыйнаган өчен җинаять эше кузгатылган булган. Шикле кеше тикшерү органнарыннан качкан һәм ул федераль эзләүгә бирелгән булган.

Казанлыга полиция бүлегендә административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. Якын арада ул этап белән Казанга озатылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10