ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төрек төзүчеләре яңадан Россиягә эшкә килә

11 март 2017, 11:25 , Фото: kremlin.ru

Төрек төзүчеләре яңадан Россиягә эшкә килә Россиядә төрек эшчеләрен төзелеш объектларына эшкә алуны тыю тиздән бетереләчәк.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә төзелеш өлкәсендә төрек эшчеләрен эшкә алуны тыю тиздән бетереләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төркия башлыгы Тайип Рәҗәп Эрдоган белән очрашу нәтиҗәләре буенча җиткергән, дип хәбәр итә "Российская газета".

"Без бүген президент әфәнде белән тыюларны туктату турында сөйләштек. Безнең килешүдән соң,  әлеге мәсьәләнең техник ягын гына хәл итәсе кала", - дип ышандырган Россия лидеры, "либерализация белән бәйле башка мәсьәләләр дә чишеләчәгенә" ышандырып.

ТАСС хәбәр итүенчә, Путин ике илнең махсус хезмәтләренең үзара эшчәнлеге Россиягә һәм Төркиягә килүләре кирәк булмаган гражданнарны тәгаенләүдә бик мөһим булуын билгеләп үткән.

Искәртеп үтик, Россиядә төрек төзүчеләрен эшкә алуны тыю 2015 елның ноябрендә, Төркия тарафыннан Россия хәрби самолеты бәреп төшерелү нәтиҗәсендә ике ил арасында вәзгыять катлауланып киткәннән соң кертелгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10