ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада балаларны зыянлы мәгълүматлардан саклау темасына киңәшмә үтте

11 март 2017, 08:00

Чара чыгышлар, фикер алышулар белән үрелеп барды.

(Кукмара, 11 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарадагы күппрофильле лицейда район башлыгы Сергей Димитриев катнашында "Социаль челтәрләрдә балаларны зыянлы мәгълүматлардан саклау" дигән темага семинар-киңәшмә узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Семинар-киңәшмәгә мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, психологлар чакырылган иде. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, прокурор Ришат Шакиров, Кукмара беренче гимназиясе, Олыяз, кичке мәктәп директорлары Васил Касыймов, Гомәр Хаҗиев, Салават Каюмовлар, "Форпост" оешмасы директоры Айгөл Сафина, Биектау районының Психологик-педагогик хезмәт психологы Резидә Гыймрановаларның чыгышлары тыңланды, булган проблемалар уртага салып сөйләшенде, темага кагылышлы видеороликлар күрсәтелде.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10