ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кама Тамагы районында янгында ир-ат һәлак булган

10 март 2017, 12:30

Фаҗигагә 5 көн кала әлеге йортка янгын сүндерүчеләр килеп, янгынга каршы инструктаж үткәреп киткән булган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Кама Тамагы районында ике фатирлы йортта чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 9 мартта иртәнге сәгать 4тә Теньки авылында Яшьләр урамында чыккан. Ике фатирлы йорт януы турындагы хәбәр 4 сәгать 30 минутта бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган.

Янгын урынына газ хезмәте, электриклар, ашыгыч ярдәм бригадалары җибәрелгән. Алар килгәндә, бар мәйданны янгын урап алган булган. 4 сәгать 45 минутта Теньки авылы янгын сүндерүчеләренең аерым посты янгынны бастырган. Тагын 15 минуттан Осинники авылының ирекле янгын сүндерүчеләре ярдәме белән янгын сүндерелгән.

Бер фатир хуҗасы йортта 36 яшьлек ир-ат булуы мөмкинлеген җиткергән. Йорт җимерекләрен актарганда, ир-атның үле гәүдәсе табылган.
Янгын 60 квадрат метр мәйданда булган. Беренчел фаразлар буенча, янгын сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү. Йорт-җирсез калган гаиләләрне туганнары сыендырган.

Шунысын искәртеп үтик, 4 мартта, фаҗигагә 5 көн кала әлеге йортка янгын сүндерүчеләр килеп, янгынга каршы инструктаж үткәреп киткән булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10