ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сабантуйда хәзер чын этнография юк – кинорежиссер Салават Юзеев

10 март 2017, 08:36

Сабантуйда хәзер чын этнография юк – кинорежиссер Салават Юзеев Салават Юзеев Татарстанның Кукмара районында сакланып калган борынгы Рекрут йоласы буенча “Күкшел егетләре” фильмын төшергән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Кукмара районында сакланып калган, сабантуй алдыннан үткәрелә торган борынгы Рекрут йоласы буенча «Күкшел егетләре» («Кукморские парни») документаль фильмы төшерелгән. Әмма фильмның режиссеры Салават Юзеев аның Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнаша алачыгына ышанып бетми, аны анда алмаслар, дип шик белдерә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә кинорежиссер Салават Юзеев үзе хәбәр итте.

Фильм татар авылында татар телендә төшерелгән. Фильмның нигезендә сабантуй алдыннан була торган Сөрән бәйрәме, ягъни, рекрут йоласы алынган. «Без этнографик материаллар буенча документаль фильм төшердек. Сабантуйда бит хәзер чын этнография юк, ә Кукмара ягында менә шушы йола сакланып калган», - диде ул.

Әлеге йола белән режиссерны Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова кызыксындырган.

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашуында зур өметләр булмау – фильмда эчү күренешләре булу белән бәйле. “Әйе, ул йолада егетләр йорт саен йөреп сөлге җыялар, аларны йорт саен табын әзерләп көтәләр, егетләр соңыннан авыл янына чыгып ачы бал эчәләр”, - диде Кукмара журналисты бу йола турында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10