ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Җәмгыять

Гадел Вафин: Табибларның һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү мәсьәләсен тикшерергә вакыт

9 март 2017, 21:40 , Фото: Александр Эшкинин

Гадел Вафин: Табибларның һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү мәсьәләсен тикшерергә вакыт Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, һөнәри җаваплылыкны иминиятләштерү, хезмәт вазифаларын башкарганда, табибның хокукын яклый.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин табибларның һөнәри эшчәнлеге иминиятләштерелгән булырга тиеш дип саный.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәйданында «Партия лигасы» фикер клубы утырышында чыгыш ясаганда, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы дәвалау процессының барлык стадияләрендә дә һөнәри җаваплылыкта ялгышу куркынычы бар, дип белдерде. Дөньяның күпчелек илләрендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри җаваплылыгын иминиятләштерү закон тарафыннан каралган. Россиядә андый канун кабул ителмәгән.
Вафин сүзләренчә, һөнәри җаваплылыкны иминиятләштерү, хезмәт вазифаларын башкарганда, табибның хокукын яклар иде.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанда табибларга карата 39 җинаять эше кузгатылган. Судка шуларның бары алтысы гына барып җиткән.
«Без "мундир" намусын гына сакламыйбыз. Тикшерүләребезне, квалификацияле экспертлар җәлеп итеп, объектив үткәрәбез», – дип өстәде Гадел Вафин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10