ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерләнә

9 март 2017, 21:22

Татарстан 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерләнә Республикада янгынга каршы көрәш 15 апрельдән башлана.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың янгынга каршы көрәш чорына әзерлек башланды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе федераль округы департаменты йөкләмәсе буенча, ведомствоара эшче төркем составында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерлеген тикшерү оештырылган.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә республикада янгынга каршы көрәш 15 апрельдән башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10