ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә

9 март 2017, 21:04

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә  Температура үзгәреп тору сәбәпле, юлларда бозлавык булуы мөмкин.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, һава шартлары начарлану сәбәпле, бик нык кирәк булмаганда, торак пунктлардан ерак китмәскә киңәш итә.

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада томан көтелә, шулай ук җилнең секундына 9 метрга кадәр булуы фаразлана.
Температура үзгәреп тору сәбәпле, юлларда бозлавык булуы мөмкин.

Моннан тыш юлларда юл-метеорология шартлары торышына карап куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек саклау сорала. Шулай ук куркыныч маневрларга бармаска киңәш ителә. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10