ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә балалар бакчасы мөдире 4,2 млн сум акча урлаган дип фаразлана

9 март 2017, 21:15

Әлмәттә балалар бакчасы мөдире 4,2 млн сум акча урлаган дип фаразлана Балалар бакчасы мөдире, даими рәвештә, бухгалтериягә гамәлдә булмаган хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләнгәнлек турында ялган документлар биреп барган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Әлмәт шәһәр прокуратурасы берничә балалар бакчасының элеккеге мөдиренә карата кузгатылган җинаять эшен судка юллаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2008 елдан 2011 елга кадәр мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчесе Лилия Турова, хезмәт вазифаларыннан файдаланып, «Лукоморье» балалар бакчасына фиктив рәвештә ике хатын-кызны эшкә урнаштырган. Фактта алар балалар бакчасында эшләмәгәннәр, әмма Турова ай саен бухгалтериягә аларга хезмәт хакы өчен документлар тапшырып килгән. Нәтиҗәдә, хезмәт хакы булып түләнгән 558 мең сум акчаны ул үзе үзләштергән.

2010 елдан 2016 елга кадәр Л. Турова шундый ук юл белән «Космос» балалар бакчасына тагын 12 гражданны урнаштырган һәм нәтиҗәдә 3,7 млн сум акча үзләштергән.

Тикшерү тарафыннан 50 яшьлек гаепләнүченең 2,2 млн торган фатирына арест салынган.
Җинаять эше Әлмәт шәһәр судына юлланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10