ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Быел Татарстанда 520 мең тонна ит җитештерү максаты куелган

9 март 2017, 17:58

Быел Татарстанда 520 мең тонна ит җитештерү максаты куелган Узга ел республикада 484 мең тонна ит җитештерелгән булган.

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан фермерларына 2017 елда 520 мең тонна ит җитештерү бурычы куела. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия фермерлары форумында ТР авыл хуаҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, итнең 390 мең тоннасын КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерер дип көтелә. Йомыркаларга килгәндә, быел алар санын 1 млрд 565 млн данәгә җиткерү күздә тотыла.

Узган ел республикада 484,3 мең тонна ит, 1770,4 мең тонна сөт җитештергән. Шуларның 1207,6 мең тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян фермер хуҗалыкларына туры килә.

Нәҗип Хаҗипов республикада җитештерелгән продукция Татарстан халкын тулысынча тәэмин итә һәм читкә дә чыгарыла, дип билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10